ГХАТ Идарәсе инициативасы буенча, Түбән Кама районында 5 марттан алып «Түбән Кама горурлыгы гаиләсе» муниципаль бәйге башланды.
Бәйгенең максаты – җаваплы ата-ана тәҗрибәсен ачыклау һәм тарату; җәмәгатьчелек игътибарын ГХАТ органнарында никахны рәсми теркәүгә җәлеп итү, озын гаилә тормышы имиджын формалаштыру, Түбән Кама муниципаль районы мисалында гаиләне саклап калу һәм аңа ярдәм күрсәтү мөһимлеге турында җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру.
Бәйге нәтиҗәләре буенча, биш җиңүче гаилә Бөтенрәсәй иҗтимагый бүләк – «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаль белән 2018 елның 8 июль көнне гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәмдә бүләкләнәчәкләр.