Алексеевск районының ЗАГС бүлегендә февраль аеның эш нәтиҗәләре белән уртаклаштылар

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

       Февраль аенда Алексеевск   районының ЗАГС бүлегендә  барлыгы  10 сабый тууы теркәлде - 5 малай һәм 5 кыз:  дүрт гаиләдә беренче бала, ике гаиләдә - икенче, дүрт гаиләдә – өченче бала туды. Бала тууын көткәндә   һәр әти-әни үзенең нарасыена исем эзли. Ә иң мөһиме –  барысы да   максималь уңышлы исем булуын тели.  Кемдер туганнары белән киңәшләшә, кемдер кечкенәдән яраткан исемен куша, ә кемдер өчен ул яраткан китап герое белән аваздаш булуын тели. Агымдагы елның февраль аенда туган малайларга ата-аналар түбәндәге исемнәрне бирделәр - Артем, Әмир, Артемий, Егор һәм Риназ. ә кызлар арасында Камилла, Александр, Виктория, Дарина, Серафим кебек исемнәр урын алды.

 Бер район кешесе  үз фамилиясен алыштырды,унике никах теркәлде, яшь аралыгы – 18 яшьтән алып 50 яшькәчә.  9 пар өчен тантаналы ярәшү уздырылды,  алар  киләсе айларда гаилә корырга планлаштыралар

 Узган айда 32 үлем теркәлде: шулар арасында 19-ир-ат һәм 13 хатын-кыз,  хезмәткә сәләтле яшьтә  ун ир-ат һәм бер хатын-кыз вафат булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International