Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы кичә булды. Биредә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсына йомгак ясадылар. Очрашуга 750 кунак чакырылган. Алар арасында республиканың күренекле хатын-кызлары - барлык шәһәр һәм район вәкилләре, конкурсның зона туры җиңүчеләре, шулай ук иҗтимагый оешма әгъзалары да бар. Бәйге Татарстанда 20 елдан артык үткәрелә. Конкурс өч этапта узды. Башта муниципаль берәмлекләрдә сайлап алу, зона турлары уза һәм финал Казанда республика җитәкчеләре катнашында үтә. Соңгы этапта да катнашу бәхете “АПК Азык-төлек программасы” җәмгыятендә 30 еллап сыер савучы булып эшләгән мамадышлы Сания Насыйбуллинага елмайды. Нәкъ аңа бәйгедә “Минем язмышым-минем һөнәрем” номинациясендә тиңнәр табылмады. Райондашыбызны ихлас күңелдән зур уңышы белән тәбриклибез.
Сүз уңаеннан, Сания ханым тормыш иптәше Фәрит белән 3 бала тәрбияләп үстергән кешеләр. Уллары хәзерге вакытта Ватан алдындагы изге бурычын үти, шул арада кызлары ата-анасын оныклар белән сөендерә. Ике сабыйга алар хәзер “дәү әни” белән “дәү әти”.