Бишенче мартта Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узучы “Ел хатын кызы” республика бәйгесенең йомгаклау тантанасында Әлки районы делегациясе составында Татар Мулла авылында яшәүче Гөлфирә Әсәдуллина да катнаша. Гөлфирә бәйгенең “Хатын-кыз – ана” номинациясендә зонада беренче урынны алган иде. Үзенең алты баласы өстенә ул яшьли гомерләре өзелгән ике туганының ятим балаларын – биш сабыйны да тәрбиягә алды. Аларга ана назын, гаилә җылысын биреп, ире Рәфис белән бергә үз балаларыдай кадерләп үстерәләр. “Ел хатын-кызы” тантанасында Гөлфирә Әсәдуллинаны Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җылы котлады, шәфкатьлелеге һәм хатын-кыз батырлыгы өчен ихлас рәхмәтен җиткерде. Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Гөлфирә Рәшит кызына чәчәк гөлләмәсе бүләк итте һәм иңнәренә затлы тун салды. Бөтен зал аны алкышлады. Гөлфирә Рәшит кызын без дә кайнар тәбриклибез, аңа сәламәтлек, зур гаиләсендә иминлек, бәхет телибез.