ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2018 ел
чәршәмбе

7 мартта Алабуга шәһәр мәдәният йорты хатын-кызлар бәйрәменә багышланган зур концерт куйды. Кунакларны район башлыгы Г.Е.Емельянов кайнар котлады.

Бу көнне концертка чакырылган кунакларның һәрберсенә чәчәк бүләк  иттеләр.

Буа муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә авыл җирлеге секретарьлары «Изучение программы ЕГР ЗАГС. Второй этап массового обновления программного обеспечения ПАК ЗК ЕГР ЗАГС”   темасы катнашында киңәшмә үткәрелде.  ГХАТ бүлеге  уранбасары  Эльвира Радик кызы  Шагалиева узган 2017 елның  эш нәтиҗәләре,  быелгы елда  район һәм Республика рамкалары алдында торган бурычлар, планнар белән таныштырды.

Яз белән бергә безгә матур бәйрәме килә – 8 март - халыкара хатын-кызлар көне. Бу көн кояш нурлары, хатын-кызлар көлүе, чәчәкләр бәйләме белән белән җылытылган. Халыкара хатын-кызлар көненә Яшел Үзән хатын-кызлар искиткеч бүләк алдылар. 7 март көнне Яшел Үзән шәһәренең Горький исемендәге мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде. Бәйрәмгә чакырылганнар арасында Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре чакырылган иде.

       Бүген 7 нче мартта Биектауның ГХАТ бүлегендә ана капиталына сертификатлар тапшырылды.  Аларга  3 гаилә ия булды. Сертификатларны тапшырганда, Пенсия фонды башлыгы урынбасары Рөстәм Салихов нинди максатларда файдаланырга мөмкин турында аңлаты.

27 февраль көнне Рамиль һәм Ландыш Нуруллиннар гаиләсендә икенче балалары дөньяга аваз сала. Сабыйга ата-ана теләге буенча Наил исеме бирелде.

ГХАТ бүлеге  хезмәткәрләре матур теләкләр теләп баланың беренче документын һәм Татарстан Президенты исеменнән котлау открыткасы тапшырдылар.

             Сертификатларны Олы Кайбыч мәдәният йортында уздырылган  тантаналы чарада  район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин  һәм  ГХАТ булеге җитәкчесе  Гөлнар Хузина тапшырдылар.   Январь аенда Альберт һәм Лилия   Шәфиевлар гаиләсендә икенче  балалары  - уллары Әмир дөньяга аваз салды. Аларның олы кызлары Алинәгә тиздән 3 яшь тула.  Юрий һәм Татьяна  Осиповларның  гаиләсендә дә  күптән көтелгән куаныч булып,  икенче улары Милан дөньяга килде, 13 яшьлек  Даниил абый булды.  Хезмәттәшләрен котларга Кайбыч районы эчке эшләр бүлегеннән һәм «Дубрава» агрофирмасыннан  да вәкилләр килгән иде. 

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 7 март көнне, Халыкара язгы бәйрәм алдыннан,  никахлашу Сараенда 500-нче балага исем кушу тантанасы узды.

   Пенсия идарәсе начальнигы И.А.Большакова 4 анага дөрес куллануларын  теләп сертификатлар тапшырды.  ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова Тәтеш  муниципаль районы Башлыгы Сафиуллов Р.Х.  котлавын укыды hәм ата – аналарга бүләкләр тапшырды.


6
март, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның мартның беренче көннәрендә, Балык Бистәсе район узәгендэ  14 яшькә җиткән 10 укучыга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.

Шушындый җаваплы көнне уртаклашырга укучыларның әти-әниләре, әби-бабайлары , туганнары килде.

Азнакай районның  яшь кызлары 8 нче Март көне алдыннан үзенчәлекле һәм искиткеч бүләк алды. Аларга, тантаналы рәвештә, Татарстан Республика Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, баш документ - паспорт тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International