Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 500-нче балага исем кушу тантанасы

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 7 март көнне, Халыкара язгы бәйрәм алдыннан,  никахлашу Сараенда 500-нче балага исем кушу тантанасы узды.

Юбилей акт язуы Князев Альберт белән Айгөл гаиләләрендә туган малайга карата төзелде. Бәхетле ата-ана балаларына матур борынгы исем – Данил дип кушканнар. Гаиләдә шулай ук гүзәл кыз – алты яшьлек Карина да үсеп килә.

Сабыйның туганнары һәм якыннары алдында, идарә хезмәткәрләре Данилның ата-анасына аның туу турында таныклыгын, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау адресын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International