8 март Халыкара Хатын-кызлар көне алдыннан Кайбыч районының ике гаиләсе ана капиталы сертификатына ия булды

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

             Сертификатларны Олы Кайбыч мәдәният йортында уздырылган  тантаналы чарада  район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин  һәм  ГХАТ булеге җитәкчесе  Гөлнар Хузина тапшырдылар.   Январь аенда Альберт һәм Лилия   Шәфиевлар гаиләсендә икенче  балалары  - уллары Әмир дөньяга аваз салды. Аларның олы кызлары Алинәгә тиздән 3 яшь тула.  Юрий һәм Татьяна  Осиповларның  гаиләсендә дә  күптән көтелгән куаныч булып,  икенче улары Милан дөньяга килде, 13 яшьлек  Даниил абый булды.  Хезмәттәшләрен котларга Кайбыч районы эчке эшләр бүлегеннән һәм «Дубрава» агрофирмасыннан  да вәкилләр килгән иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International