Пенсия идарәсе начальнигы И.А.Большакова 4 анага дөрес куллануларын теләп сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Сафиуллов Р.Х. котлавын укыды hәм ата – аналарга бүләкләр тапшырды.
"Автоградбанк" өстәмә офисы начальнигы И.В.Гавчева ата – аналарга ана капиталы ярдәмендә "Автоградбанк" аша ипотека вариантлары турында мәгълүмат бирде hәм сувенирлар тапшырды.
Тәтеш районы УФМС бүлеге мөдире Ч.Н.Камалеева 14 яшьләре тулган Россиянең яшь гражданнарына паспортлар тапшырды.