ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2018 ел
шимбә

Арча районы Яңа Кенәр авылында яшәүче Разыя апа Вафинага 90 яшь тулды. Шул уңайдан район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Азат Сөләйманов юбилярны котлады һәм Президент В.В.Путинның, район башлыгы И.Г.Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды. Яңа Кенәр авыл җирлегеннән дә бүләкләр бирелде.

 Тыл хезмәтчәнен гомер бәйрәме белән район башлыгы Камил Нугаев, ветераннар советы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау хезмәте вәкилләре, туганнары һәм якыннары кайнар котлады.

Мамадышта масштаблы “ГТО гаилә белән” дип исемләнгән зур уеннарның муниципаль этабы узды. Бәйгедә катнашу теләге белән кайчандыр Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә никахларын рәсмиләштергән 8 үрнәк гаилә чыкты. Алар барысы да районның спорт сөюче, иң бердәм гаиләләре.


9
март, 2018 ел
җомга

Бу гаиләләр 50,55 ел бергә тату гомер кичергән, балаларына кадерле әти- әни,оныкларына кадерле әби, бабай, күрше тирәгә дус –иш, туган –тумачага, мәрхәмәтле,шәфкатле булган олы җанлы, кече күңелле кешеләр.  Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк. Гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.Көнозын дөнья куып арган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя.

Бала туу - ул һәрвакыт бәхет, ә игезәкләр туу – икеләтә бәхет. Шушы көннәрдә генә Нурлат районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә быелгы беренче пар игезәкләрне теркәделәр. Минхаировлар гаиләсендә туган кызларга Мәрьям һәм Мәликә дип матур исем куштылар.   ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре чын күңелдән әти-әниләрне бәбиләре туу белән котлады һәм  сау-сәламәт, бәхетле булып үсүләрен теләп калды!


8
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Кысна авылыннан Мәрзыя Заһировага 95 яшь тулды. Юбилярга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Миләүшә Фәттахова Россия Президенты В.В.Путинның һәм район башлыгы И.Г.Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды. Ташкичү авыл җирлеге белгече Ясминур Хөсәенова котлап, бүләк бирде.

Иң гүзәл бәйрәм алдыннан  Баулы шәһәрендә Ивановлар  гаиләсе барлыкка килде. Алар  социаль челтәрләрдә таныша. Ике ел узгач,  гашыйклар скверында  Павел  Риммага  тәкдим ясый.


7
март, 2018 ел
чәршәмбе

      2018 елның 7 мартында Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 128 Чаллы гаиләсе алды.

     Ата-аналарны ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова һәм ПФ идарәсе җитәкчесенең урынбасары Т.И.Мулькаманова  котладылар һәм гаилә бәхете теләделәр.

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлаулар кабул итү зур сөенеч. Әгәр бу котлаулар ир затларыннан булса, сөенеч, әлбәттә, икеләтә арта. 7 нче март көнне Мамадыш  районы администрациясе  бинасында барлык коллективның ир-атлары хатын-кызларга чын бәйрәм оештырдылар. Район башлыгы Анатолий Ивановның котлау сүзләреннән соң, хатын-кызларга бүләкләр һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар, музыкаль котлаулар белән үрелеп барган чәй табынына чакырдылар.

7 март  көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Башкарма комитетының  ГХАТ бүлегендә  Баймашкиннар  гаиләсе  Константин улы  Николай  һәм  Павел  кызы Мариянең  50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын туйларын билгеләп үттеләр.Алар бер-берсен яратып, юлларында очраган кыенлыкларны,каршылыкларны җиңеп,бер-берсен гомер буе яратып, хөрмәт итеп тормыш сукмагыннан атлыйлар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International