Бала туу - ул һәрвакыт бәхет, ә игезәкләр туу – икеләтә бәхет. Шушы көннәрдә генә Нурлат районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә быелгы беренче пар игезәкләрне теркәделәр. Минхаировлар гаиләсендә туган кызларга Мәрьям һәм Мәликә дип матур исем куштылар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре чын күңелдән әти-әниләрне бәбиләре туу белән котлады һәм сау-сәламәт, бәхетле булып үсүләрен теләп калды!