Кысна авылыннан Мәрзыя Заһировага 95 яшь тулды. Юбилярга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Миләүшә Фәттахова Россия Президенты В.В.Путинның һәм район башлыгы И.Г.Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды. Ташкичү авыл җирлеге белгече Ясминур Хөсәенова котлап, бүләк бирде.
Мәрзыя апа улы Шәкүр белән яши. Юбилеена балалары кайткан. Ташкичү мәктәбендә укытучы булып эшләүче оныгы Алсу Әхмәдуллина да килеп җитте. Мәрзыя апа авылдашы Шакирга чыгып, өч бала таба. Сугыш вакытында япь-яшь килеш бригадир булып эшли.
Арча районының күренекле кешеләренә багышланган “Бөек Тукай Ватаны син, Арча” китабында Мәрзыя апаның да исеме бар. Без Мәрзыя апага, 8 март – Хатын-кызлар көне белән котлап, исәнлек-саулык телибез.