Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» Республика акциясе дәвам итә.
Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә өлкән сыйныф укучылары өчен гаилә нигезләре дәресе үтте. Әлеге дәрес архив көненә багышланган иде. Һәр ГХАТ бүлегенең үз архивы бар. Чөнки ГХАТ бүлекләре гражданлык хәлләре актларын теркәүдән тыш акт язуларын саклау белән дә шөгыльләнә.
Тукай муниципаль районы ГХАТ бүлеге «Тормыш китабы» дип аталган юбилярлар парады уздырды. Тантаналы бәйрәм парларны лимузинда истәлекле урыннарга алып бару белән башланды. Җиде юбиляр парны Борды авылы җирлегендә урнашкан мадәният йортында халык уеын коралларында матур көйләр уйнап , кайнар алкышлар белән каршы алдылар.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 12 март көнне «Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» традицион акция башланды.
Алексеевск ЗАГСында аграр колледж студентлары белән гаиләне алып бару дәресләре кысаларында чираттагы “Дөньяга мәхәббәт идарә итә” исемле чара булып узды.
Әлеге очрашу гаилә кыйммәтләренә һәм бер-берсен яратучы кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр гармониясенә багышланган иде. ЗАГС бүлеге начальнигы Валентина Увакина очрашу башланыр алдыннан җәмгыятьтә ЗАГС органнарының роле турында сөйләде һәм архивта сакланучы метрика кенәгәләрен күрсәтте.
Баулы муниципаль районында бала-ана мөнәсәбәтләрен һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлтелгән күп төрле чаралар үткәрелә. «Без бергә» проекты кысаларында оештырылган «ГТО-бөтен гаилә белән» зур гаилә уеннарының муниципаль этабы узды. Балалар әти-әниләре белән берлектә күп төрле спорт уеннары уйнадылар, ярыштылар, соңыннан балл саннары буенча җиңүчеләрне билгеләделәр. Иң яхшы нәтиҗәләрне Муллаевлар гаиләсе күрсәтте, икенче урынга Мазитовлар гаиләсе лаек булды, өченче урында Назмиевлар гаиләсе.
2018 елның 12 мартында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында, «Гаилә» электив курсы буенча дәрес узды.
Тыл хезмәтчәнен бу күркәм юбилее белән район башлыгы Камил Нугаев, район ветеран оешмалары советы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау хезмәткәрләре, якыннары һәм туганнары котлады.
Тату, бер-береңне хөрмәт итеп ничек яшәргә? Туган якны өйрәнү музеенда “Бердәм Россия” сәяси партиясе инициативасы белән оештырылган түгәрәк өстәл арындагы сөйләшү әлеге проблеманы күтәрде. Сөйләшү нигездә мөселман динендәге гаиләләр белән барды. Яңа Тинчәледән 51 ел үрнәк гомер кичерүче Далим һәм Руфия Фәтхуллиннар, Яңа Суыксудан Рафыйк һәм Рәмзия Сираҗевлар, Иске Тинчәлдән гомер буе каенана белән бергә яшәгән Сәфинә Алиуллова, яшьләрдән – Буадан Гөлчәчәк һәм Марсель Кәримовлар, Зөлфия һәм Илнур Зәйнуллиннар чакырылган иде.
Аны президент Владимир Путин исеменнән олы юбилее белән тәбрикләргә Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расыйх Закирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Лесхоз авыл җирлеге башлыгы Азат Хөрмәтов, Саба урман хуҗалыгы җитәкчесе Васыйл Гыйззәтуллин, якыннары, туганнары килгән иде.