Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә өлкән сыйныф укучылары өчен гаилә нигезләре дәресе үтте. Әлеге дәрес архив көненә багышланган иде. Һәр ГХАТ бүлегенең үз архивы бар. Чөнки ГХАТ бүлекләре гражданлык хәлләре актларын теркәүдән тыш акт язуларын саклау белән дә шөгыльләнә. Бу хакта укучыларга ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т. Мурсалимова сөйләде. Балаларда архив белән танышу үзенчәлекле кызыксыну тудырды. Моннан тыш, укучыларга ГХАТ органнарының тарихы, бурычлары һәм функциялары турында сөйләделәр.