Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә рәсем бәйгесе

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Язгы игелек атнасы -  игелекле эшләр эстафетасы» Республика акциясе дәвам итә.

         2018 елның 14 мартында, никахлашу Сараенда «Чиста елга – сәламәт шәһәр» исемендәге, 6 яшьтән 12 яшькә кадәр булган ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре балалары өчен, рәсем бәйгесе узды.

         Оештыручылар фикеренчә, балалар үз рәсемнәрендә: «Ни өчен елгаларны чисталыкта тоту кирәк?», «Нәрсә ул сулык?» сорауларына җавап бирергә тиеш булдылар. Катнашучыларның иҗади эшләре барысы да бик матур һәм эчтәлекле килеп чыкты. Бәйге нәтиҗәләре буенча эшләр авторлары җиңүчеләр дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International