Тукай муниципаль районы ГХАТ бүлеге «Тормыш китабы» дип аталган юбилярлар парады уздырды. Тантаналы бәйрәм парларны лимузинда истәлекле урыннарга алып бару белән башланды. Җиде юбиляр парны Борды авылы җирлегендә урнашкан мадәният йортында халык уеын коралларында матур көйләр уйнап , кайнар алкышлар белән каршы алдылар. Сәхнәдән һәр гаиләнең мәхәббәт тарихы сөйләнде, Тукай районы ГХАТ бүлегенең актлар китабында кул куйдылар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Парлар арасында иң хөрмәткә лаеык булган Бриллиант юбилярларыбыз- Имановлар, Дәүләтшиннар, Хановлар гаиләләре катнашты. Районыбыз озын гомерле, бәхетле парлары белән горурлана ала.