Бу көннәрдә генә Болгарда яшәүче Тагиря Сабирзян кызы үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2018 елның 11 марты, якшәмбе

 Тыл хезмәтчәнен бу күркәм юбилее белән район башлыгы Камил Нугаев, район ветеран оешмалары советы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау хезмәткәрләре, якыннары һәм туганнары котлады.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, район башлыгы исеменнән традицион котлау открыткалары, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Ветеранга намуслы хезмәте, тормыш сынауларына бирешмәве өчен рәхмәт әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International