ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2018 ел
җомга

    Тәтеш шәһәрендә яшәүче Абрамовлар  гаиләсендә өченче ир бала -  Александр дөньяга аваз салды.Әлеге гаиләнең калган балалары энекәшләрен каршы алырга бик ныклап әзерләнәләр.

     Ләкин Александрның әти-әнисен тормыш авырлыклары куркытмый, алар балаларын хезмәткә өйрәтеп, бер-берсенә карата ихтирамлы булу һәм кайгыртучанлык күрсәтүне тәрбиялиләр.

2018 елның 16 мартында «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында,  Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре «Шәфкатьлелек» социаль хезмәт күрсәтү Үзәгендә ял итүче гаилә тормышы юбилярларын котладылар.

2018 елның 16 мартында башкалабызда Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Минниханов катнашында, "Иганәчелек 2017 ел" дип исемләнгән Республика буенча конкурска нәтиҗә ясау тантанасы уздырылды. Лениногорск районыннан тантанада күп балалы гаилә - Никифоровлар гаиләсе катнашты. Алар үз гаиләсенә иркәле-сеңелле Крыловларны тәрбиягә алган. Алардан тыш гаиләдә Вероника белән Варвара исемле үз балалары тәрбияләнә. Бу гаиләгә чын күңелдән уңышлар һәм гаиләдә бердәм булуларын теләп калабыз.


15
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

      Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда  2018 нче елның 15 март көнне 28 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды.  Бәйрәмне Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова  ачты. Шулай ук тантанада паспорт-виза хезмәте ветераны, № 2 полиция бүлеге Ветераннар советы председателе урынбасары З.К.Фомина, Үзәк, Комсомол һәм  Автозавод УФМС  бүлегенең белгеч-экспертлары  катнаштылар. 

Чираттагы очрашуга шәһәребезнең 6  нче урта белем бирү мәктәбенең  10 нчы сыйныф укучылары килде. Монда гаилә байлыгы, андагы мөнәсәбәтләр һәм гаилә корыр алдыннан зур әзерлек кирәклеге турында әйтелде. ЗАГС бүлеге начальнигы Миннигалямова Елена Яков кызы укучыларны гражданлык хәле актлар теркәүнең тарихы белән, димографик күрсәткечләр белән таныштырды. Әңгәмә барышында укучылар үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар алдылар һәм инде очрашу азагында кунаклар тантаналар уздырыла торган бүлмәләргә үтте.

   2018 нчы елның 15 мартында  Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында икенче һәм өченче балалары туган 9 гаиләгә  Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Бәйрәмдә сабыйлар туган гаиләләргә якты киләчәк, кайгы-хәсрәтсез көннәр теләп котлау сүзләре әйтелде, бәхетле әти-әниләрне киләчәк бәйрәм белән Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов  котлады.

15 март көнне Теләче районы Сауш авылында яшәүче Мөкәтдисә Кыямова 90 яшен тутырды. Аны гомер бәйрәме белән якыннары, авылдашлары, муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов рәислегендә район җитәкчеләре тәбрикләде. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.


14
март, 2018 ел
чәршәмбе

14 март көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Шылангы авыл җирлегендә  Горбачлар  гаиләсе  Вадим улы  Василий  һәм  Нуриәхмәт  кызы Рәисә  50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын туйларын билгеләп үттеләр. Аларның гаилəлəре яшь буын ɵчен үрнəк. Балалары һәм оныклары өчен алар һәрвакыт үрнәк булалар. Тату  гаилə төзү өчен - мәрхәмәтле, шәфкатьле һәм тугры, намуслы һәм хезмәт сөючән булу кирəк.

Илфат һәм Айзилә Идрисовлар гаиләсендә өченче сабыйлары:  кызлары  дөньяга аваз салды.  Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Алсу Шәйхетдинова яшь гаиләне котлап гаилә бәхете, иминлек, тигезлек, ә сабыйга сәламәтлек, бәхетле киләчәк теләде.

      2018 нче елның 14 нче мартында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International