2018 елның 16 мартында «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре «Шәфкатьлелек» социаль хезмәт күрсәтү Үзәгендә ял итүче гаилә тормышы юбилярларын котладылар.
Фардиевлар, Кадыровлар, Ворошиловлар, Гарифуллиннар, Мусиннар һәм Котовщиковлар быел мәхәббәттә һәм татулыкта гомер итүләренең 40 елдан артык гаилә тормышы юбилейларын билгеләп үтәләр.
ГХАТ Идарәсе белгечләре юбилярларга шундый нык гаилә бердәмлекләре өчен рәхмәтләрен белдерделәр, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете теләп, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Рәис улы Метшинның котлау открыткасын һәм ГХАТ Идарәсе Мактаулы актын тапшырдылар. Көчле алкышлар астында, юбилярларның исемнәре Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең Мактаулы юбилярлар Китабына беркетелде.