15 март көнне Теләче районы Сауш авылында яшәүче Мөкәтдисә Кыямова 90 яшен тутырды. Аны гомер бәйрәме белән якыннары, авылдашлары, муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов рәислегендә район җитәкчеләре тәбрикләде. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
Язмабыз героена тормышка чыгарга насыйп булмый. Төп нигездә гомер итеп, әнисен карап соңгы юлга озата. Авылда абыстай булып тора. Аның йорт ишеген бик күпләр атлап кергән. 86 яшенә кадәр үзе генә яши. Соңыннан, аңа авылдагы сеңлесе Сания апа ярдәм итә. Бүген аның бертуган сеңлесенең гаиләсе аны үзенә сыендырган. Сеңлесе янәшәсендә, аның улы Рәшит, Энҗе тәрбиясендә тыныч картлык кичерә.