ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 19 мартында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең төп залында «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» проекты кысаларында чираттагы дәрес узды. Никахлашу Сараенда 9 нчы урта белем бирү мәктәбенең һәм 25 нче гимназиянең 5-нче сыйныф укучылары булдылар.

           


18
март, 2018 ел
якшәмбе

Йөрәк асларында бәби йөртүчеләр һәм яңа гына “ана”булу бәхетен татыганнар да 2018нче елның 18нче мартында илебез киләчәге өчен тавыш бирү чарасыннан читтә калмадылар. Сайлау участокларына килә алмаучылар өчен Мамадыш районы үзәк хастаханәсенең бала табу йортында бар уңайлыклар тудырылды.

Һәр гражданин үзенең сайлау хокукы белән файдалана белергә һәм, һичшиксез, сайлауларда катнашырга тиеш. Узган якшәмбедә, 2018 елның 18 марттында Россия Федерациясе Президентын сайлау узды. Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, бу көнне, үзләренең актив гражданлык позициясен күрсәтте, сайлау участокларына барып үз тавышларын бирделәр, шул рәвешле, узләренең тавышлары белән илнең киләчәген сайладылар.

Шул уңайдан Бикбау авыл җирлеге башлыгы Мардамшина Люзия Назип кызы, мәдәният хезмәткәрләре мөхтәрәм авылдашыбызны гомер бәйрәме белән котладылар. Алар Рәсәй Президенты В.В.Путин исеменнән котлау хаты һәм район башлыгы исеменнән зур бүләк тапшырдылар. Юбиляр шат күңел белән каршы алды. Табын янында үзе пешергән чәк-чәк белән сыйлады. Котлауларны кабул иткәч, үзенең матур моңлы  җырларын җырлады. Ә 18 март көнне иртән иртүк, беренчеләрдән булып, сайлау участогына Россия Президентын сайларга килде.

2018 елның 18 мартында, Рәсәй Президентын сайлау көнендә, Түбән Кама муниципаль районы Сухрау авылында «Бөтен гаилә белән сайлауга» гаилә фестивале үтте. 

         Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә 2018 елның 12 мартыннан 16 мартына кадәр, идарәнең өч еллык чорында төзелгән документларын тикшерү буенча, күчмә күзәтчелек уздырылды.

Ветеранны юбилее белән район башлыгы Камил Нугаев, район ветеран оешмалары советы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре җылы котлады. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгының котлау открыткаларын, күчтәнәчләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

Өч бала тәрбияләп үстергән Елена Владимировнага саулык, җан тынычлыгы, имин тормыш теләделәр.


17
март, 2018 ел
шимбә

Ахыргы елларда ата-аналар сирәк очрый торган һәм тирән мәгънәле исемнәргә өстенлек бирә башлады. 17 март көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә шундый исемнәрнең берсе туу турында акт китабында урын алды.

         Гадәттәгечә, шимбә көнне ГХАТ Идарәсендә булачак гаиләләр өчен туй инструктажы узды.

2018 елның 17 мартында, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә шимбәнең традицион булган «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» дәресе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International