Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» проект буенча дәрес

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

2018 елның 19 мартында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең төп залында «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» проекты кысаларында чираттагы дәрес узды. Никахлашу Сараенда 9 нчы урта белем бирү мәктәбенең һәм 25 нче гимназиянең 5-нче сыйныф укучылары булдылар.

             ГХАТ Идарәсе баш белгече Елена Плаксина укучыларга нәрсә ул «ГХАТ» һәм идарәдә нинди акт язмалары төзелгәнен аңлатты.

              Укучылар гаилә законнары темасына актив сөйләштеләр, төп гаилә кыйммәтләре буенча кроссвордлар чиштеләр.

             Билгеләп үтик, «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» проекты - Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе һәм мәгариф Идарәсе белән берлектә эшләнде . 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International