Һәр гражданин үзенең сайлау хокукы белән файдалана белергә һәм, һичшиксез, сайлауларда катнашырга тиеш. Узган якшәмбедә, 2018 елның 18 марттында Россия Федерациясе Президентын сайлау узды. Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, бу көнне, үзләренең актив гражданлык позициясен күрсәтте, сайлау участокларына барып үз тавышларын бирделәр, шул рәвешле, узләренең тавышлары белән илнең киләчәген сайладылар.