ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2018 ел
чәршәмбе

        21 март көнне Биектау муниципаль районы Юртыш авылында  Мөнәвәрә һәм Мансур Галиевлар бриллиант юбилейларын билгеләп үттеләр. Бу көнне балалары, оныклары, оныкчыклары, дуслары бергә җыелдылар. Матур юбилейлары белән гаиләне авыл җирлеге Фәрит Сәфиуллин, “Ак калфак” район берләшмәсе җитәкчесе Гөлсинә Шакирова котладылар. Алар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер балаларының, 13 оныкларының, 15 оныкчыгыларның игелеген, кадер-хөрмәтен күреп яшиләр.


20
март, 2018 ел
сишәмбе

Алабугада “Бергәләп булдырабыз” дип аталган Республика проектын күзәтү советы балалар өчен “Астра” реабилитация  үзәге базасында киңәйтелгән утырыш уздырды. Анда ярдәмгә мохтаҗ балаларның тормыш шартларын яхшырту турында сүз барды. Утырышта министрлык белгечләре, районның барлык социаль структуралары катнашты.

Гаилә ныклы - Россия көчле. Нәкъ менә шуңа күрә, безнең илдә гаиләгә барлык дәрәҗәдә дәүләт ярдәме күрсәтү өстенлек булып тора. Азнакай җирендә матур традициягә әйләнде - ел башында беренче булып туган сабыйларны котлау. Берничә ел элек бу инициатива белән Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин чыкты. Сайлау участогы итеп билгеләнгән Азнакай беренче урта мәктәбенең бәйрәм залы нәни сабыйларның  күңелле авазларына күмелде.

Укучыларны  Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мөдире Алсу Шәйхетдинова ЗАГС бүлегендә кешенең гражданлык хәле документларының  зур төгәллек белән алып барылуы, мәгълүмати технологияләрнең киң кулланылуы, гаризаларның нигездә электрон төрдә кабул ителүе турында сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.

2018 елның 20 мартында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Смирновлар гаиләсендә берюлы ике малай туу теркәлде.

Бәхетле әти күптән көтелгән малайлары туу шатлыгы белән уртаклашты, аларга Артём һәм Никита исемнәре кушылды!


19
март, 2018 ел
дүшәмбе

             Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында яшәүче, озак еллар Госстрахта иминиятләштерү агенты булып эшләгән  Батталова Фәүзия апа  19 март көнне үзенен 90 яшьлек юбилеен билгеләп  үтте.

             Юбилярны хөрмәтләп район башлыгы Альберт Илгитзәр улы Рәхмәтуллин, авыл җирлеге башлыгы Рәмис Сафин тәбрикләделәр.

Баулы шәһәрендә яшәүче  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре  Илдус Камалетдинов  өчен 18 март көне аеруча истәлекле булды - ул үзенең иң кадерле кешеләре белән  90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте һәм барлык ватандашлар белән бергә илебезнең  киләчәк президенты өчен тавыш бирде.

          Бүген Низаметдинова Шамсеруй Низаметдин кызы  үзенең 95-нче туган көнен билгеләп үтә. Ул 42 ел колхозда әшләгән. Шамсеруйнын  балалары  юк, ләкин шуңа да карамастан, хәзер ул яхшы һәм тату  Сафиннар гаиләсендә яши. Алар Шамсеруйне үзләренең гаиләсенә кабул иттеләр.

2018 елның 18 марттында Россия Федерациясе президентын сайлау көнендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, тантаналы рәвештә никахны теркәү узды. Яшь пар Суровцев Артур һәм Ваһапов Камилә гаиләсен истәлекле көнне-илнең киләчәген билгеләү көнендә карар булдырдылар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре никах көнен сайлауда яшьләргә булыштылар һәм үзләренең ял көннәрендә тантаналы никахлашу церемониясен уздырдылар.

         2018 елның 19 мартында  Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Түбән Кама Е.Н. Королев исемендәге политехника көллияте  беренче курс студенлары өчен, «Гаилә гыйлеме» электив курсы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International