Биектау муниципаль районы Казаклар авылында яшәүче Шамсеруй Низаметдинованын туган көне

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

          Бүген Низаметдинова Шамсеруй Низаметдин кызы  үзенең 95-нче туган көнен билгеләп үтә. Ул 42 ел колхозда әшләгән. Шамсеруйнын  балалары  юк, ләкин шуңа да карамастан, хәзер ул яхшы һәм тату  Сафиннар гаиләсендә яши. Алар Шамсеруйне үзләренең гаиләсенә кабул иттеләр.

         Ак әбине Биектау районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры  Рафис Газизов һәм бүлег мөдире Лилия Сибгатуллина котларга килгэннәр. Алар Шамсеруйга ныклы сәламәтлек  теләделәр һәм район җитәкчесе исеменнән бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International