Россия Президентын сайлаган көнне Баулы шәһәрендә яшәүче Илдус Камалетдинов зур юбилеен билгеләп үтте

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

Баулы шәһәрендә яшәүче  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре  Илдус Камалетдинов  өчен 18 март көне аеруча истәлекле булды - ул үзенең иң кадерле кешеләре белән  90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте һәм барлык ватандашлар белән бергә илебезнең  киләчәк президенты өчен тавыш бирде.

Хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Илдус Сорур улы  33 ел район мәдәният бүлеген җитәкли.  Ул елларда мәдәният йортлары, клублар, китапханәләр төзелә.  Өлкән яшенә карамастан  ветеран ил вакыйгаларын күзәтә,  аның киләчәге өчен чын күңелдән борчыла.

Юбилярны Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин өйләренә барып котлады һәм ил президентының котлау открыткасын тапшырды.

Илдус Сорур улы  үзенең тормыш иптәше Әлфия апа белән  60 елдан артык бергә бәхетле гаилә булып яшиләр һәм бик күпләр өчен  үрнәк  булып торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International