2018 елның 20 мартында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Смирновлар гаиләсендә берюлы ике малай туу теркәлде.
Бәхетле әти күптән көтелгән малайлары туу шатлыгы белән уртаклашты, аларга Артём һәм Никита исемнәре кушылды!
ЗАГС бүлеге белгече Эльвира Равилова туу турында таныклык белән бергә Смирновлар гаилә башлыгына кечкенә генә бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырды.