Алабугада “Бергәләп булдырабыз” дип аталган Республика проектын күзәтү советы балалар өчен “Астра” реабилитация үзәге базасында киңәйтелгән утырыш уздырды. Анда ярдәмгә мохтаҗ балаларның тормыш шартларын яхшырту турында сүз барды. Утырышта министрлык белгечләре, районның барлык социаль структуралары катнашты.