21 март көнне Биектау муниципаль районы Юртыш авылында Мөнәвәрә һәм Мансур Галиевлар бриллиант юбилейларын билгеләп үттеләр. Бу көнне балалары, оныклары, оныкчыклары, дуслары бергә җыелдылар. Матур юбилейлары белән гаиләне авыл җирлеге Фәрит Сәфиуллин, “Ак калфак” район берләшмәсе җитәкчесе Гөлсинә Шакирова котладылар. Алар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер балаларының, 13 оныкларының, 15 оныкчыгыларның игелеген, кадер-хөрмәтен күреп яшиләр.