Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә 2018 елның 12 мартыннан 16 мартына кадәр, идарәнең өч еллык чорында төзелгән документларын тикшерү буенча, күчмә күзәтчелек уздырылды.
Татарстан Республикасы буенча, Рәсәй Федерациясе Юстиция Министрлыгы Идарәсенең Баш белгеч-эксперты Ольга Александровна Мохова гражданлык хәле актларын теркәү документларын федераль законнар каршындагы үтәлешен, халыкка - хокукый ярдәм күрсәтүне, идарә тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең сыйфатын тикшерде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе гражданлык хәле актларын теркәүендә закон бозу ачыкланмады.