Шул уңайдан Бикбау авыл җирлеге башлыгы Мардамшина Люзия Назип кызы, мәдәният хезмәткәрләре мөхтәрәм авылдашыбызны гомер бәйрәме белән котладылар. Алар Рәсәй Президенты В.В.Путин исеменнән котлау хаты һәм район башлыгы исеменнән зур бүләк тапшырдылар. Юбиляр шат күңел белән каршы алды. Табын янында үзе пешергән чәк-чәк белән сыйлады. Котлауларны кабул иткәч, үзенең матур моңлы җырларын җырлады. Ә 18 март көнне иртән иртүк, беренчеләрдән булып, сайлау участогына Россия Президентын сайларга килде.