2018 елның 18 мартында, Рәсәй Президентын сайлау көнендә, Түбән Кама муниципаль районы Сухрау авылында «Бөтен гаилә белән сайлауга» гаилә фестивале үтте.
Җирле халык һәм кунаклар өчен, күңелле бәйрәм программасы әзерләнгән иде. Ул театр куелышы белән дәвам итте һәм кышны озатуга багышланды. Авылның гаиләләре күңелле гаилә стартлары һәм спорт викториналарында катнаштылар, алар ярышларда шулай ук «Без –Рәсәйнең бер өлеше», «Безнең әти-әниләр безнең киләчәгебез сайлыйлар!» лозунглары белән чыктылар.
Бәйрәм ахырында Сухарау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов катнашучыларның барысын да бәйрәм белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.