2018 елның 17 мартында, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә шимбәнең традицион булган «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» дәресе узды.
«Эйдос» психологик-педагогик ярдәм үзәге директоры Екатерина Юртаева кияүләргә һәм кәләшләргә гаиләдәге сәламәт мөнәсәбәтләрне ничек саклап калү мөмкинлекләре турында сөйләде. Никахның беренче көннәреннән үк парларның бер-берсе белән фикер алышырга кирәклеген ассызыклап үтте.
Гаиләдә үз гаилә законнарын формалаштырырга һәм аларның «кануннары» буенча яшәргә кирәклеген сөйләде. Шул законнар ярдәмендә яшь пар күп кенә авырлыкларны, үпкәләрне, аңлашылмаучанлыкларны ерактан уза алууын аңлатты.
Очрашу ахырында яшь парлар үз мөнәсәбәтләренең дәрәҗәсен билгеләү өчен, парлы тест уздылар.