Авырлы ханымнар һәм яңа гына әни булганнар Мамадыш шәһәренең бәби табу йортында тавыш бирделәр

2018 елның 18 марты, якшәмбе

Йөрәк асларында бәби йөртүчеләр һәм яңа гына “ана”булу бәхетен татыганнар да 2018нче елның 18нче мартында илебез киләчәге өчен тавыш бирү чарасыннан читтә калмадылар. Сайлау участокларына килә алмаучылар өчен Мамадыш районы үзәк хастаханәсенең бала табу йортында бар уңайлыклар тудырылды. Әлеге мөмкинлектән өч хатын-кыз файдаланды. Исегезгә төшерәбез, РФ Президентын сайлау 18е көнне узды, әлеге вазыйфага сигез кеше дәгъва кылды. Барлыгы Мамадыш районы буенча 30 365 кеше тавыш бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International