Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Л. Н.Толстойга багышланган акция

2018 елның 13 марты, сишәмбе

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 12 март көнне  «Язгы игелек атнасы -  игелекле эшләр эстафетасы» традицион акция башланды.

Игелекле эшләр атнасының бер көне рус әдәбияты классигы Лев Николаевич Толстойга багышланды. Аның  максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын мәдәният һәм тел гыйлеменә җәлеп итү .

         ГХАТ Идарәсе белгечләре никахлашу Сараенда  кияүләргә, кәләшләргә һәм аларның кунакларына да  Л. Н. Толстойның әсәрләреннән өзекләр укырга тәкъдим иттеләр.  Кунаклар бик теләп язучының танылган әкиятләрен укыдылар, язучы биографиясе буенча төзелгән викторинада катнаштылар,  язучыга багышланган  фотозонада фотога төштеләр.

            

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International