Баулы муниципаль районында бала-ана мөнәсәбәтләрен һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлтелгән күп төрле чаралар үткәрелә. «Без бергә» проекты кысаларында оештырылган «ГТО-бөтен гаилә белән» зур гаилә уеннарының муниципаль этабы узды. Балалар әти-әниләре белән берлектә күп төрле спорт уеннары уйнадылар, ярыштылар, соңыннан балл саннары буенча җиңүчеләрне билгеләделәр. Иң яхшы нәтиҗәләрне Муллаевлар гаиләсе күрсәтте, икенче урынга Мазитовлар гаиләсе лаек булды, өченче урында Назмиевлар гаиләсе.
Бу чара катнашучылар өчен уңай хисләр чыганагы булды, ә иң мөһиме, ул гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәчәк.