Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә дуслык дәресе

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

2018 елның 12 мартында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Язгы игелек атнасы -  игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында,  «Гаилә» электив курсы буенча дәрес узды.

Көннең  девизы- – «Дуслык һәм татулык». 20 нче урта  белем мәктәп укучылары уңай коммуникацияләр формалаштыру һәм  халыклар арасында татулык мөһимлеге турында фикер алыштылар. Шулай ук педагог җитәкчелегендә өлкән сыйныф укучылары, гаилә тормышында кеше һәм җәмгыять роленең мөһимлеген билгеләү буенча, күнегүләр үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International