Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлаулар кабул итү зур сөенеч. Әгәр бу котлаулар ир затларыннан булса, сөенеч, әлбәттә, икеләтә арта. 7 нче март көнне Мамадыш районы администрациясе бинасында барлык коллективның ир-атлары хатын-кызларга чын бәйрәм оештырдылар. Район башлыгы Анатолий Ивановның котлау сүзләреннән соң, хатын-кызларга бүләкләр һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар, музыкаль котлаулар белән үрелеп барган чәй табынына чакырдылар.
Мамадыш районының барлык хатын-кызлары исә котлауларны кичен район мәдәният бүлегендә кабул итте. Оештыручылар бик матур бәйрәм кичәсе әзерләгән иде. Әйтергә кирәк, концертта бары ир затлары гына чыгыш ясады.