2018 елның 9 март көнне Югары Субаш җирлегенең иң хөрмәтле кешеләрен олы юбилейлары- алтын, зөбәрҗәт туйлары белән котларга “Пар канатлар” дип исемләнгән тематик кичәсенә җыйдылар

2018 елның 9 марты, җомга

Бу гаиләләр 50,55 ел бергә тату гомер кичергән, балаларына кадерле әти- әни,оныкларына кадерле әби, бабай, күрше тирәгә дус –иш, туган –тумачага, мәрхәмәтле,шәфкатле булган олы җанлы, кече күңелле кешеләр.  Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк. Гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.Көнозын дөнья куып арган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Шундый гаиләләр -50 ел бергә гомер итүче  Фаиз һәм Мәрвәр  Гафурҗановлар, Фазил һәм Мөнирә Нурмөхәммәтовлар, Талгәть һәм Тәнзилә Габделхаковлар , зөбәрҗәт туйларын уздырган- 55 ел бергә гомер итүче Нурхода һәм Мөнәвәрә Гыйлемҗановлар. Бу күркәм гаиләләрне барсында бер берсенә булган ихтирам, игътибар, җылы мөнәсәбәт, бүгенге көнгә кадәр саклап калынган мәхәббәт, уртак җимешләре-сокланып туймаслык балалары һәм онык- оныкчыкларына куанып яшәүләре  берләштерә. Авылдашлары, туган тумачалары, куршеләре, дуслары  арасында “үрнәк гаилә булып яшәүләргә ни җитә” диләр алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International