7 март көнне Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Баймашкиннар гаиләсе Константин улы Николай һәм Павел кызы Мариянең 50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын туйларын билгеләп үттеләр.Алар бер-берсен яратып, юлларында очраган кыенлыкларны,каршылыкларны җиңеп,бер-берсен гомер буе яратып, хөрмәт итеп тормыш сукмагыннан атлыйлар.
50 ел бергә гомер иткән Баймашкиннар гаиләсен ” Районның хөрмәтле юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы М.Г.Зиатдиновның мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.Юбилярлар исеменә Югары Ослан башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Котков,Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль казна учреждениесе мәгариф бүлеге директоры Людмила Абрамова, Ирина Борисова,Фәридә Янтыкова , якыннары һәм туганнары җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырдылар.