Арча районы Яңа Кенәр авылында яшәүче Разыя апа Вафинага 90 яшь тулды. Шул уңайдан район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Азат Сөләйманов юбилярны котлады һәм Президент В.В.Путинның, район башлыгы И.Г.Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды. Яңа Кенәр авыл җирлегеннән дә бүләкләр бирелде.
Юбилеена Разыя апаның балалары, оныклары җыелган. Разыя апа Иске Кенәр авылында туып үскән. Яңа Кенәр егете Габделмаликка кияүгә чыккан. Ире гомере буе механизатор булып эшләгән. 1970 нче елларны бергә-бергә йорт салып чыгалар. Дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Ә Разыя апа азык-төлек комбинатында, промкомбинатта эшләгән. Комбинатта шәл бәйләдем ди. Тормышына шөкер итә.
Разыя апага авыртмыйча балалар бәхете белән яшәвен телибез.