Мамадышта масштаблы “ГТО гаилә белән” дип исемләнгән зур уеннарның муниципаль этабы узды. Бәйгедә катнашу теләге белән кайчандыр Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә никахларын рәсмиләштергән 8 үрнәк гаилә чыкты. Алар барысы да районның спорт сөюче, иң бердәм гаиләләре. Чараны оештуручылар сүзләренчә, аларның балалары белән алар инде күптән таныш, ә хәзер ата-аналарын да эштә сынап карыйлар. Конкурсантларга 6 спорт төре буенча нормативлар тапшырырга туры килде. Алар арасында: тартылу, озынлыкка сикерү, алга иелү, 50 метрга йөзү, 1,5-2 чакырмга чаңгыда йөгерү һәм башкалар иде. Муниципаль тур җиңүчеләрен хәзер Казанда 30 март-1нче апрель көннәрендә узачак республика этабы көтә.