Буа муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә авыл җирлеге секретарьлары «Изучение программы ЕГР ЗАГС. Второй этап массового обновления программного обеспечения ПАК ЗК ЕГР ЗАГС” темасы катнашында киңәшмә үткәрелде. ГХАТ бүлеге уранбасары Эльвира Радик кызы Шагалиева узган 2017 елның эш нәтиҗәләре, быелгы елда район һәм Республика рамкалары алдында торган бурычлар, планнар белән таныштырды.
Үзләрен унай яктан күрсәткән хезмәткәрләр Буа районы башлыгы исеменнән Рэхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Әлеге семинарда ТР Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе психологы Лошманова Марина Георгиевна да катнашкан иде. Ул “Профессиональное эмоциональное выгорание” темасына тренинг үткәрде, эш барышында төрле сораулар белән мөрәҗагать итеп килүче халык белән уртак тел таба белү сөрләренә өйрәтте.