шь гражданнар, халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, паспорт алды

2018 елның 6 марты, сишәмбе

Азнакай районның  яшь кызлары 8 нче Март көне алдыннан үзенчәлекле һәм искиткеч бүләк алды. Аларга, тантаналы рәвештә, Татарстан Республика Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, баш документ - паспорт тапшырылды.

- “Гражданин” дигән исемне горур йөртегез!»,- әнә шундый сүзләр белән үз чыгышын, Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының рәисе Хәйдәров Илдар һәм Россия эчке эшләр министрлыгы Азнакай районы миграция мәсьәләләре буенча бүлекчә начальнигы полиция майоры Эльвира Газизова ясадылар.

Кулларына документ  алган яшүсмерләр бу көнне зурлар кебек  бер-берсе белән аралашты, фикерләште, бергәләп истәлеккә фотога төште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International