Ватанны саклаучылар Көне алдыннан, Түбән Камада «Солдатка – ана пирогы!» хәйрия акциясе старт алды. Акция «Түбән Кама хатын-кызлары» һәм «Солдатлар әниләре комитеты» иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырыла.
Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсе белгечләре өчен, акциядә катнашу күркәм традициягә әверелде. Быел белгечләр Түбән Кама районы территориясендә урнашкан хәрби часть солдатлары өчен, кайнар камыр ризыклары һәм татлы чәк-чәкләр әзерләделәр.
ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Ивановна Махотина хәрби командованияга яшьләрне лаеклы тәрбияләү өчен рәхмәтләрен белдерде һәм ГХАТ Идарәсе коллективы исеменнән камыр ризыклары тапшырды.