Актаныш муниципаль районында атна саен спорт ярышларын үткәрү матур гадәткә керде. 23 февраль- Ватанны саклаучылар коне унаеннан Актанышта спартакиада утте. Ярышта хуҗалык, оешма җитәкчеләре, район Башкарма комитетының бүлек мөдирләре актив катнашты. Җитәкчеләр чаңгы ярышында, тимераякта шуу, волейбол, йөзү, кул көрәшендә үзләренең көчләрен сынадылар. Район ЗАГС бүлеге дә ярышның алгы сафында булды.