Тантаналы рәвештә яшь яшел үзәнлеләргә паспортлар тапшыру

2018 елның 24 феврале, шимбә

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Ватанны саклаучылар Көнен бәйрәм итүгә багышланган Яшел Үзән шәһәренең 14 яшьлек яшьүсмерләренә чираттагы паспортлар тапшыру тантанасы узды. Үзенең төп документын тантаналы шартларда  8 яшь Яшел Үзән гражданы алды.

Россиянең федераль миграция хезмәте идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Яшел Үзән районындагы бүлеге башлыгы Игорь Грошев, паспортны балаларга тапшырганда: «паспорт - һәр кеше тормышында төп документ. Бу көннән башлап паспорт сезне бөтен алдагы тормышыгызда озатып йөриячәк. Сез кая да мөрәҗәгать итсәгездә, теләсә кайсы оештыру, учреждениядә ул  сезгә кирәк булачак, паспорт сезнең шәхесне раслаучы документ» дип билгеләп үтте.

Россия Федерациясе яшь гражданнарын әһәмиятле вакыйга белән  Яшел Үзән «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» җирле бүлекчәсе җитәкчесе Алексей Бутусов котлады.

 -Паспорт алу – теләсә кайсы кеше тормышнда бик мөһим вакыйга. Бу документ кына түгел, яңа статус – шушы мизгелдән сез тулы хокуклы гражданнар. Бүгенгедән алып сез хокуклы гражданнар һәм бурычларыгызны да онытмаска тиеш. Бүгенге көннән башлап сез барлык үзегезнең карарларыгыз өчен җаваплы - диде Алексей Бутусов һәм балаларга бүләк буларак язма өчен көндәлекләр тапшырды.

Баш документны тантаналы шартларда, туганнары һәм якыннары алдында алу, яшь үсмерләр тормышында озакка истә кала торган тантана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International