Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Мин Түбән Камада тудым!» проекты

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

2018 елның 20 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең төп залында, «Мин Түбән Камада тудым!»  проекты кысаларында бәйрәм чарасы узды. Чарага яшь ата-аналар чакырылды, быел аларның гаиләләрендә  икенче балалар дөньяга килгән.

ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Ивановна Махотина ата-аналарны бәхетле вакыйгалары белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Түбән Кама районы Пенсия фондының социаль түләүләр Бүлеге җитәкчесе Ольга Анатольевна Маршева быел ана капиталы күләме 453 мең сум булуын хәбәр итте һәм бүгенге көндә ана капиталын нәрсәгә сарыф итергә яраклыгын сөйләде.

ГХАТ Идарәсе белгечләре мәхәббәт, гаилә һәм өйләнешү турында сөйләштеләр. Бәйрәм вакытында, яшь ата-аналарга ана (гаилә) капиталы тапшырылды.

Билгеләп үтик, «Мин Түбән Камада тудым!» проектының максаты - яшьләрнең игътибарын гаиләгә, аналыкка һәм балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International