2018 елның 21 февралендә, Ватанны саклаучылар көне бәйрәме алдыннан, Кукмара районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Россия Федерациясе Гражданины булган 11 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы булды. Чараны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Латыпова Зөлфия Таһир кызы ачып җибәрде, үзенең котлаулары һәм районда актив эшкә чакырып район ветеран советы җитәкчесе Мансуров Мияссар Мансур улы дәвам итте. Аннары төп документ тапшырылды, аны Кукмара муниципаль районы Советының Аппарат бүлеге җитәкчесе Гаянова Резедә Нурислам кызы тапшырды, Татарстан буенча Россия Федераль миграцион хезмәте идарәсе бүлеге белгече Фәтхуллина Асия Хәмидулла кызы ярдәм итте.
Шулай ук, мондый истәлекле вакыйга белән котларга туганнары һәм якыннары килгән иде.