Бу бәйрәм иң күңелле, туклыклы һәм берничә көн дәвамына сузылган халык бәйрәме. Бу көннәргә язылышу датасын билгеләү үзенә бер истәлекле. Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә бу бәйрәм атнасында барлыгы 7 пар үзенең никахын рәсми рәвештә теркәде. Ә инде бүлек белгечләре язылышу тантанасын үзенчәлекле итеп үткәрергә тырыштылар: әлбәттә, беренче эш итеп, бу -яшьләрне коймак белән сыйлап аларга бәхетле озын тормыш теләү булды. Бәйрәм атнасында язылышкан барлык парларга да исәнлек-саулык, тыныч һәм тигез тормыш телибез!