Арча районында гашыйклар көне

2018 елның 16 феврале, җомга

Арча районында 14 февраль Гашыйклар көне arskmedia.ru сайтының “Син – минеке, мин – синеке” фотоконкурсында катнашучылар өчен аеруча истә калырлык булды. “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе район Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергәләп алар өчен махсус бәйрәм тамашасы уздырды. Сайтны караучылар онлайн тавыш бирү юлы белән җиңүче парларны билгеләде. 1 урынга Ләйсән һәм Динар Нурияздановлар, 2 урында Энҗе һәм Алмаз Рәхимовлар, 3 урынны Алинә һәм Раил Зәкәриевлар яулады.

14 февральдә кич Арча Мәдәният йорты шаулап торды: үзешчәннәр парларга багышлап җырлар башкара, кунаклар төрле кызык уеннарда катнаша, аннан күмәк биюләр, дискотека... Кыскасы, рәхәтләнеп күңел ачу кичәсе булды бу. Араларында 10 ел бергә яшәүчеләр дә бар иде, алар да үзләрен яңа өйләнешкән парлардай хис иткәндер, мөгаен. Яңа өйләнешкән дигәннән, җиңү яулаган парлар арасында Нурияздановларның гаилә стажы 6 ел булса, Рәхимовларныкы 2 айга да тулмый. Ә Зәкәриевларның кавышканына ике ел узган, гаиләдә бәләкәй Ильяс үсеп килә.

    Барлык җиңүчеләр үзләренә тавыш җыюда булышучыларга рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International